Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч укучының наркотикларга каршы үткәрелгән тесты уңай нәтиҗә биргән

Алар барысы да эре шәһәрләрдә теркәлде, диде Лариса Сулима.

Татарстан укучыларының наркотик матдәләргә карата медицина тикшерүе тестында өч уңай проба табылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима комитет рәисе Разил Вәлиевның соравына җавап биргәндә әйтте.

Түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча Татарстан алда бара

Разил Вәлиев мәгариф министры урынбасарына: “Ни өчен милли мәктәпләрдә тәртип бозучы балалар азрак?” дигән сорау бирде. Лариса Сулима исә миллилек принцибы буенча мониторинг алып барылмавын белдерде.

“Быел Татарстан укучылары арасында, наркотикларга каршы үткәрелгән тестта өч уңай проба табылды. Алар барысы да эре шәһәрләрдә теркәлде. Һөнәри уку йортлары студентлары төрле дәрәҗәдәге 58 хокук бозу гамәлендә гаепләнә. Алар арасында профилактика эшләре бара. Мәктәп эчендәге “учетта” 3042 бала тора, 2000нән артык бала балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәпкә алынган. Без бервакытта да тәртипсез балаларның кайсы мәктәптә: гомуми белем бирү мәктәбендәме, милли яисә коррекцион мәктәптә күбрәк булуын аерып карамадык, - диде Лариса Сулима.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев