Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда чиркәүләрне яндыруда шикләнелгән кешеләр кулга алынган

ТР территориясендә ким дигәндә ике православие чиркәвен яндыруда шикләнелгән Чистай кешеләре ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган. Кулга алынганнар - традицион булмаган ислам тарафдарлары, 22-35 яшьләрдәге егетләр. Аларның сүзләренчә, алар чиркәүләрне яндыру турында 2013 нче сентябрендә уйлап куйганнар, ә бу идеяне тормышка ашыру карары ноябрь уртасында кабул ителгән. 16...

ТР территориясендә ким дигәндә ике православие чиркәвен яндыруда шикләнелгән Чистай кешеләре ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган.

Кулга алынганнар - традицион булмаган ислам тарафдарлары, 22-35 яшьләрдәге егетләр. Аларның сүзләренчә, алар чиркәүләрне яндыру турында 2013 нче сентябрендә уйлап куйганнар, ә бу идеяне тормышка ашыру карары ноябрь уртасында кабул ителгән.

16 нан 17 нче ноябрьгә каршы төндә шик астындагы 22 яшьлек егеткә "ВАЗ-2112" машинасыда 30 яшьлек дусты килгән һәм ут төртүләрне Чистайда Вишневский урамында төзелә торган чиркәүдән башларга тәкъдим иткән. Ул шулай ук бензин белән шешәләрнең әзерләнгән булуын хәбәр иткән.

Җинаять кылучылар төнге бер белән ике арасында чиркәүгә ут төрткәннәр. Берсе чиркәүнең диварларына бензин койган, икенчесе яндырып җибәргән. Соңыннан җинаятьчеләр урыннан югалганнар. Сакчы ялкынны вакытында сизгән, һәм янгынны тиз арада сүндерә алганнар.

Җинаятьчеләр алдагы җинаятьләрен Яңа Чишмә районының Ленино авылында иртәнге бишләр тирәсендә башкарганнар, анда алар яна торган сыеклык тутырылган ике шешәне кулланганнар. Нәтиҗәдә, чиркәү тулысынча янып беткән.

Ут төртүчеләрнең һәм аларның ярдәмчеләренең кем булуы кыска вакыт эчендә ачыкланган. Алар барысы да сак астына алынган, аларның ТР территориясендә башка православие чиркәүләренә ут төртүдә катнашы булырга мөмкин, дип шикләнергә нигез бар. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев