Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүнең җиденче очрагы расланды

Узган тәүлектә республикада 71 яңа коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 165 кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан.

Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең җиденче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул Чаллыда 1968 елда туган кеше. Пациент 29 апрельдә Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. 4 майда 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Анда ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы була», - диде Галимова.

Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, 6 майда ир-ат үпкәләрне ясалма җилләтү - ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Ир-атның хроник авырулары булган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 71 яңа очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 165 кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан. Диагностикалау чорында 640 татарстанлы коронавирус инфекциясеннән дәваланган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев