Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Эбола бизгәге вирусы йөртүе мөмкин булганнар табиблар күзәтүендә

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, федераль хезмәт җир йөзендә Эбола бизгәге вирусын йоктыруның 2127 очрагы теркәлгән, шуларның 1145ендә кешеләр үлгән. Аеруча Серра Леона (810 очрак, шулардан 348ендә кеше корбан булган) Либерия (786 очракның 413е кеше үлеменә китергән), Гвинея...

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, федераль хезмәт җир йөзендә Эбола бизгәге вирусын йоктыруның 2127 очрагы теркәлгән, шуларның 1145ендә кешеләр үлгән. Аеруча Серра Леона (810 очрак, шулардан 348ендә кеше корбан булган) Либерия (786 очракның 413е кеше үлеменә китергән), Гвинея (519 очрак, шуларның 380ендә кеше исән калмаган), Нигерия (12 очракның 4ендә шундый хәл) кебек илләрдә хәл аяныч. Вирус таралышы дәвам итә.

Татарстанда исә Африка илләреннән килгән һәм Эбола бизгәге вирусы йөртүе мөмкин булган кимендә 200 студент укый. Алар барысы да Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе күзәтүендә, дип ышандыралар әлеге идарәдәгеләр "Комсомольская правда" аша.

Татарстанга төрле илләрдән студентлар килә тора, шул исәптән Африка илләреннән дә. Аэропортка килеп төшү белән, шикле гражданнарны тепловизорлар аша уздырып карыйлар, шул рәвешле, аларның тән температурасы тикшерелә, чөнки ул бизгәкнең төп билгеләреннән берсе санала. Эбола вирусын йоктыру билгеләре булмаган очракта, Африка илләреннән килүчеләр 21 көн дәвамында студентлар поликлиникасында күзәтүдә, исәптә тора, дип хәбәр итә Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев