Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Ел студенты-2018» исеме билгеле булды

Җиңүче дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу хокукы алды.

«Татарстан Республикасының Ел студенты-2018» XIV республика премиясендә Гран-прины Казан дәүләт медицина университеты студенты Андрей Анисимов алды.

Ел саен бирелә торган премиянең финалы студентлар көнендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин студентларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Ел студенты» премиясе - 14 ел дәвамында Татарстанда уза торган яхшы проект, анда без яшьләрне төрле номинацияләрдә хөрмәтлибез. Мин бүген сез барыгыз да җиңүчеләр дип уйлыйм, чөнки бездә иң креатив һәм энергияле яшьләр», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Традицион махсус статуэткадан тыш, җиңүче дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу хокукы алды һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан 50 мең сум акча тапшырды.

Әлеге чарада «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә шулай ук 18 төрле номинациядә җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Сәхнәдән иң яхшы спортчылар, артистлар, студентлар массакүләм -мәгълүмат чаралары , фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре исемнәре аталды.
 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X