Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшсезләр саны арткан

Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 118 кешегә арткан. Хәзер Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 16 462 кеше бар. Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,8 % тәшкил итә. Татарстанда эш урыннарына килгәндә, эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24...

Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 118 кешегә арткан. Хәзер Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 16 462 кеше бар.

Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,8 % тәшкил итә.

Татарстанда эш урыннарына килгәндә, эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24 018 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 1043 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында 489 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 235е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 80 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев