Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Гает намазы вакыты билгеле булды

“Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстанда быел Гает намазы 15 июньдә авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә иртәнге сәгать 7 дә укылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Рефспублика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

“Рамазан аена кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм, тәмуг ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә, ягъни шайтаннар отпускада, безнең белән нәфесебез генә кала. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак”, - диде.

Фото: Султан Исхаков

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин