Татарстанда яшәүче хатын-кыз, җыйган акчасын саклыйм дип, мошенникларга 12 млн сум биргән
Сак һәм уяу булыйк!
Менделеевскида яшәүче хатын-кыз мошенниклар кармагына эләккән һәм 12,3 миллион сум акчасыннан колак каккан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мессенджерларның берсендә 48 яшьлек хатын-кызга банк счетыннан саклык акчасын алырга мөмкиннәр дигән хәбәрләр килә башлаган. Җыйган акчасын югалтмас өчен, аңа бөтен булган акчасын имин саклау урынына тапшырырга киңәш иткәннәр.
Мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, хатын-кыз билгесез затларга өлешләргә бүлеп 10,3 миллион сум биргән, шулай ук алар күрсәткән исәп-хисап счетына тагын 2 миллион сум күчергән.
Нәтиҗәдә, мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган, җинаятьчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasauce-xatyn-kyz-yigan-akcasyn-saklyim-dip-mosenniklarga-12-mln-sum-birgan-5908307
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев