Татарстанда җиңел машина белән “КАМАЗ” бәрелешкән: кеше гомере өзелгән
Яңалыклар

Татарстанда җиңел машина белән “КАМАЗ” бәрелешкән: кеше гомере өзелгән

Кичә Чаллы-Зәй автомобиль юлының 27нче чакрымында транпорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге. Якынча мәгълүматларга караганда, иртәнге сәгать 6да, «ВАЗ-2115» автомобиле белән идарә итүче 1957 елгы ир-ат төп юлдан хәрәкәт итүче "КАМАЗ" автомобиленә юл бирмәү сәбәпле, һәлакәт булган. Җиңел машина йөртүчесе тән...

Кичә Чаллы-Зәй автомобиль юлының 27нче чакрымында транпорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.

Якынча мәгълүматларга караганда, иртәнге сәгать 6да, «ВАЗ-2115» автомобиле белән идарә итүче 1957 елгы ир-ат төп юлдан хәрәкәт итүче "КАМАЗ" автомобиленә юл бирмәү сәбәпле, һәлакәт булган. Җиңел машина йөртүчесе тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

Татар-Информ.


Нет комментариев