Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ифтарлар башланды

“Рамазан чатыры” ачылу тантанасына күпләгән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, иганәчеләр, кунаклар килде.

Татарстан мәчетләрендә авыз ачу мәҗлесләре - ифтарлар башланды. Иң беренчеләрдән булып зурлап ачылган массакүләм авыз ачу мәҗлесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.

“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” ачылу тантанасына күпләгән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, иганәчеләр, кунаклар килде. 

Ифтарга килгән барлык катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.

"Әлеге мөбарәк айда ураза вакытында һәрбер мөэминнең күңеле рухи күтәренкелек кичерә, адәм баласы “иманның тәмен” тоя башлый һәм йорт әһелләре, дуслар белән бергәләп аш өстәленә җыелу шатлыгын кичерә башлый. Ураза –  үзеңнең әхлагыңны яхшырту, начар гадәтләрне бетерү, нәфесеңне сындыру, гөнаһларыңның авыр йөгеннән котылу өчен яхшы мөмкинлек", - диде мөфти.

“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” һәр көнне изге ай дәвамында көн саен эшләячәк. 

  • Казанда авыз ачу мәҗлесләре 40 мәчеттә үткәреләчәк. Аларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә.

Фото: http://dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев