Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җитештерелгән кер порошогы тапларны иң яхшы чистарта торган дип табылган

Порошокларның күбесе тапларны чистарту өчен түгел, ә кергә “хуш ис бирү” өчен генә билгеләнгән, дип саный экспертлар.

Татарстанда җитештерелгән кер юу порошогы иннек табын, шулай ук май тапларын бетерү буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Экспертлар кер юа торган порошокларның 31 бренды катнашкан тикшеренүдән соң шундый нәтиҗәгә килделәр, дип хәбәр итә Россия сыйфат системасы матбугат хезмәте.

Порошокларның күпчелеге Россиядә җитештерелгән, калганнары - Германия, Австралия, Беларусь Республикасы, Бельгия, Дания, АКШ һәм Көньяк Кореядә ясалган. Белгечләр барлык товарларны сыйфат һәм куркынычсызлыкка карата 30 параметр буенча тикшергән, шулай ук төрле тапларны чистарту, тукымага йогынтысы, кеше сәламәтлегенә тискәре тәэсире буенча да өйрәнгән.

Порошокларның күбесе тапларны чистарту өчен түгел, ә кергә “хуш ис бирү” өчен генә билгеләнгән, дип саный экспертлар.

Фото: https://pixabay.com | habelfrank

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев