Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кинотеатр һәм концерт залын 70 процент тутыру рөхсәт ителергә мөмкин

Хәзер кинотеатр, концерт заллары һәм башка кайбер объектлар яртылаш кына тулы булырга тиеш.

Республикада уңай санитар-эпидемиологик вазгыять булган очракта Татарстанда залларны 70 процентка тутырырга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары  Любовь Авдонина хәбәр итә.

«Без залны тутыру рөхсәт ителгән күләмне арттыру мәсьәләсен караячакбыз. Хәзер аларны яртылаш кына тутырырга ярый, без 70 процентка кадәр аттыру тәкъдиме белән чыгачакбыз», — диде спикер.

Грипп һәм ОРВИ белән бәйле эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып гамәлдәге чикләүләрне бөтенләй юк итәргә ярамый, дип өстәде ул.

Хәзер Татарстанда кинотеатр, концерт заллары һәм башка кайбер объектлар яртылаш кына тулы булырга тиеш.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанның спорт командалары матчына 50 процент җанатар килә ала. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев