Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коену сезоны башлангач, 31 кешенең гомере сулыкларда өзелгән

Татарстанда узган ял көнендә дүрт кеше батып үлгән. Су коену сезоны башланганнан бирле 31 кешенең гомере сулыкларда өзелгән.

Былтыргы белән чагыштырганда, суда үлүчеләр азрак булса да, быел балалар арасында батучылар саны ике тапкырга күбрәк булуы борчый. Шуңа да, Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы таләпләрне катгыйландырырга булганнар. Тиешсез урында коенган өчен 1000-1500 сум штраф салачаклар. "Коенырга ярамый" дигән язу була торып та, су керүчеләр белән хокук саклаучылар аңлату эшләре алып бара, инде 70ләп кешене административ җаваплылыкка тартырга өлгергәннәр. Шулай ук балигъ булмаган балаларын үзләрен генә сулыкларга җибәргән әти-әниләргә дә җәза каралган.

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: эчкән килеш суга керү тыела, таныш булмаган, күлнең тирәнлеген белмәгән урыннарда суга сиркермәгез, коену урынына якын җирдә суда йөрү җайланмалары - көймә, катамараннарда йөрергә ярамый, балаларны яр буенда калдырмагыз, шулай ук су коенырга да үзләрен генә җибәрмәгез. Казанда «Локомотив», «Түбән Заречье», «Глубокое» һәм «Комсомольское» комлыклары янындагы сулыкларда рәсми төстә коену өчен рөхсәт ителгән. Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразиев сүзләренчә, барлык районнарда да берничә пляж булдыру өчен акча табарга кирәк. Куркынычсызлык ягыннан ышанычлы комлыкларга халык та акрынлап тартылыр иде.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев