Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Аларның барысы да 1949 елда туган булган.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», диелә хәбәрдә.

1949 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Башка авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле начарланган.

1949 елда туган ир-ат та пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Аның да хроник авырулары булган.

1949 елда туган тагын бер хатын-кызны йогышлы авырулар хастаханәсенә күчергәннәр. Пациентта полиорганик җитешсезлек булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән, дип ачыклык кертәләр ведомствода.

2 декабрьгә мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирустан 141 үлем очрагы теркәлгән. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев