Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте: корбаннар бар [+фото]
Бүген Актаныш-Аеш-Казкеево юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган - "ВАЗ-2110" һәм "Лада-гранта" машиналары бәрелешкән. "ВАЗ-2110" автомобиле шоферы зур тизлек белән узгынга чыга һәм каршысына килүче "Лада-гранта" машинасы белән бәрелешә. "ВАЗ-2110" автомобиле шоферы һәм пассажиры (икесе дә 1996 елгы) һәлакәт урыныда җан бирәләр. Спидометрдан күренгәнчә, машина сәгатенә 180 км тизлек белән барган....
Бүген Актаныш-Аеш-Казкеево юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган - "ВАЗ-2110" һәм "Лада-гранта" машиналары бәрелешкән. "ВАЗ-2110" автомобиле шоферы зур тизлек белән узгынга чыга һәм каршысына килүче "Лада-гранта" машинасы белән бәрелешә. "ВАЗ-2110" автомобиле шоферы һәм пассажиры (икесе дә 1996 елгы) һәлакәт урыныда җан бирәләр. Спидометрдан күренгәнчә, машина сәгатенә 180 км тизлек белән барган. Шоферның исә машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган. "Лада-гранта" шоферы (1978 елгы) һәм "ВАЗ-2110" машинасы пассажирлары (1996, 1995, 1994 елгы) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев