Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда куркынычсыз су коену урыннары исемлеге төзелгән

Исемлектә Казандагы 12 комлык, Лаеш районында ял базасындагы 4 комлык бар.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада су коену һәм ял итү өчен куркынычсыз урыннар исемлеген төзегән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исемлектә Казанның 12 комлыгы, Лаеш районында ял базасындагы 4  комлык, балалар савыктыру лагерьларында 8 комлык һәм 6 ведомство комлыгы бар.

Су коена торган урыннарның утызында да Суда коткару җәмгыяте оештырган коткару постлары һәм Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы муниципаль идарәләр коткаручылары эшли. Министрлык Татарстанда яшәүчеләргә һәм кунакларга махсус урыннарда гына су коенырга киңәш итә.

Комлыклар исемлеге:

Казанның Совет – Комсомольск күле комлыгы;

Казанның Киров районы – Казансудагы “Нижнее Заречье” комлыгы;

Казанның Вахитов районы – Идел елгасында “Локомотив” комлыгы;

Казанның Киров районы – “Тирән күл” комлыгы;

Чаллы – Чулман елгасының сул ярында “Шәһәр комлыгы”;

Түбән Кама – Красный Ключ бистәсендә “Кама” комлыгы;

Зәй – Сусаклагычның көньяк-көнбатыш ягында Үзәк комлык;

Чистай – Бутлеров урамында “Шәһәр күле” комлыгы

Лениногорск – Нижнее күле комлыгы;

Яшел Үзән районы – Красный Яр бистәсендә “Атлашкино” комлыгы;

Лаеш – “Кама” шәһәр комлыгы;

Шулай ук Лаеш районында ял базаларында “Бережок”, “Волжанка”, “Волна” һәм “Голубой залив” комлыклары.

Фото: https://pixabay.com | _Alicja_

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X