Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр
Соңгы берничә атна эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел.
24 августтан Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан коронавирус белән тотрыклы хәл булган төбәкләр арасында.
Фото: "Татар-информ" архивы
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев