Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда әниләргә бушлай уку мөмкинлеге һәм 100 мең сум акча бирелә

Республикада хатын-кызлар арасында эшмәкәрлекне үстерү максатыннан “Әни – эшмәкәр” федераль проекты булдырыла.

Ул махсус декрет ялындагы, балигъ булмаган балалары булган һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торган әниләр өчен каралган. Бушлай укулар бизнес-проектлар булдыруны күздә тотып, 5 көнлек тренинг-интенсив формасында уздырылачак. Соңыннан катнашучыларның проектлары арасындагы бәйге буенча җиңүче ачыкланып, аңа үз бизнесын башлау өчен 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк.
“Әни – эшмәкәр” проекты Казанда Петербургская ур., 28 адресы буенча 9-13 июльдә узачак. Гаризалар 3 июльгә кадәр http://mama-predprinimatel.ru сайтында кабул ителә.

Фото: https://pixabay.com

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев