Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Омск казармасын төзекләндергән компания төзегән биналар тикшерелә

Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендәге һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәгенең казармасы җимерелү уңаеннан Татарстанда да җирле прокуратура тарафыннан тикшерү эше башланды. Татарстан прокуратурасы "РемЭксСтрой" ширкәте тарафыннан төзелгән барлык йортларны да тикшерәчәк. Чөнки казармада төзекләндерү эшләре алып барган вакытта әлеге оешма тарафыннан төгәлсезлекләр җибәрелгән булу ихтималы бар. Бина җимерелү аркасында 23 кешенең...



Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендәге һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәгенең казармасы җимерелү уңаеннан Татарстанда да җирле прокуратура тарафыннан тикшерү эше башланды.

Татарстан прокуратурасы "РемЭксСтрой" ширкәте тарафыннан төзелгән барлык йортларны да тикшерәчәк. Чөнки казармада төзекләндерү эшләре алып барган вакытта әлеге оешма тарафыннан төгәлсезлекләр җибәрелгән булу ихтималы бар. Бина җимерелү аркасында 23 кешенең гомере өзелде.

Прокуратура тарафыннан әлеге төзелеше компаниясенең тендерларда канунлы катнашу-катнашмавы, төзелеш барышында федераль кануннарның үтәлү-үтәлмәве дә ачыкланырга тиеш.

- Булган мәгълүматларга караганда, компания тарафыннан Казанда күпфатирлы йорт төзегәндә кимчелекләр җибәрелгән, - дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте. - Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бу уңайдан "РемЭксСтрой" ширкәтен административ җаваплылыкка тартуны сорап, ике тапкыр судка да мөрәҗәгать итте.

Инертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев