Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда шушы көннәрдә биш яңа спорт объекты ачылачак

Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән финанслауның гомуми суммасы 1 миллиард сумнан артык тәшкил итте.

16 декабрьдә Татарстанның биш районында тантаналы рәвештә ике ябык боз шугалагы һәм өч универсаль спорт залы ачылачак. Бу турыда спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лаеш бистәсендә беренче ябык боз сарае барлыкка киләчәк, анда яшәүчеләр тимераякта шуа һәм хоккей белән шөгыльләнә алачак. Шундый ук спорт объекты Балык Бистәсе районында ачылачак.

Осиново бистәсендә, Сарман һәм Мамадышта универсаль спортзаллар ачылачак, анда мини-футбол, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Спорт комплекслары көн саен 400дән 700гә кадәр кешене кабул итә ала.

Финанслауның гомуми суммасы 1 миллиард сумнан артык тәшкил итте, акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде.

2018 елдан республикада спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән максатчан программа эшли. Соңгы ике елда шәһәр һәм районнарда ике боз сарае, сигез бассейн һәм җиде универсаль спорт залы барлыкка килде.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев