Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр ВИЧ авыруы кимүе күзәтелә

    2019 елда ВИЧ 1085 кешедә ачыкланган.

    Татарстанда соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр ВИЧ авыруы 9 процентка кимегән. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

    Соңгы елларда инфекцияне ачыклау нәтиҗәлелеге дүрт тапкыр арткан. 2019 елда ВИЧ 1085 кешедә ачыкланган. СПИД үзәктә учетта барлыгы 14 мең кеше тора.

    Татарстанда ВИЧ авыруы Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбән булуы әйтелде.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: