Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган

Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.

Татарстане коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының кимүе күзәтелә. Соңгы тәүлектә шундый 71 пациент ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 44 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Инфекция йоктыручыларның күбесе (42 кеше) — 30-70 яшьтә. Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1832 очрагы ачыкланган, шуларның 640ы (шул исәптән 165е — узган тәүлектә) терелгән.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев