Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда социаль ипотека буенча беренчел кертемнең күләмен ике тапкыр киметтеләр

Беренчел взносның кимүе күптән түгел исәпкә баскан һәм тиешле күләмдә акча җыярга өлгермәгән гаиләләр өчен торак шартларын тизрәк яхшырту мөмкинлеге бирә.

Татарстанда социаль ипотека буенча фатир алу өчен беренчел взнос күләме 10нан 5 процентка кадәр кимегән. Дәүләт ярдәменең мондый чарасы 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге чара пандемия чорында гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Элегрәк беренчел взносның күләме фатир бәясенең 10 процентын тәшкил иткән иде», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Яңа ярдәм чарасы гамәлгә керүгә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм беренчел взноска үзлектән акча җыя торган оешма хезмәткәрләре эләгә.

Беренчел взносның кимүе күптән түгел исәпкә баскан һәм тиешле күләмдә акча җыярга өлгермәгән гаиләләр өчен торак шартларын тизрәк яхшыртачак. Моннан тыш, бу июнь аенда ачылган кабат социаль ипотекадан файдаланырга ниятләүчеләр өчен яхшы ярдәм булачак.

Хәзерге вакытта Казанда чиста бизәкләү эшләре белән бер квадрат метр 42 460 сум тора. 60 квадрат метр мәйданлы ике бүлмәле фатир алу өчен беренчел взноска 127 мең сум кирәк. Татарстанның калган шәһәр һәм районнарында кертемнең күләме тагын да түбәнрәк.  

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев