Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сөт җитештерү арта

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савымы 3 805 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганада 152 тоннага (+4,2%) күбрәк. Продуктивлык буенча, һичшиксез, Әтнә районы алда бара, биредә һәр сыердан уртача 30,9 кг сөт савалар. Җитештерелгән сөт күләме буенча беренчелекне Кукмара районы тота (көнгә 305 тонна). Узган ел белән чагыштырганда сөт күләмен шактый арттырган районнардан Саба районын әйтергә кирәк, биредә көнгә 215 тонна сөт савыла, бу 26%ка күбрәк. Шулай ук Мамадыш, Балтач, Түбән Кама, Актаныш, Азнакай, Биектау һәм Арча районнары терлекчеләренең күрсәткечләре дә начар түгел.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләреннән берсе, ә хәзер дөньякүләм вакыйгалар кысаларында, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче тармак буларак, аерым әһәмияткә ия. Тармакка ярдәм итү буенча Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар аркасында республикада сөт җитештерү, эшкәртү һәм сату буенча эшләр өзлексез алып барыла гына түгел, ә аны җитештерүнең артуы да күзәтелә.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X