Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тагын бер хатын-кызның үле гәүдәсе табылган

12 нче апрель көнне Яр Чаллының ГЭС бистәсендә Мәләкәс елгасы янында, узып баручылар үтерелгән 30 яшьлек ханым гәүдәсенә тап була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү буенча җинаять эше кузгатылган....

12 нче апрель көнне Яр Чаллының ГЭС бистәсендә Мәләкәс елгасы янында, узып баручылар үтерелгән 30 яшьлек ханым гәүдәсенә тап була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү буенча җинаять эше кузгатылган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ханым якынча бер атна элек үлгән. Аның тәнендә ике чәнчелгән яра табылган.
Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында, җинаять кылуда шикләнелеп, даими яшәү урыны булмаган 33 яшьлек ир-ат кулга алынган. Шикләнелүче сүзләренә караганда, алар зыян күрүче белән күптәннән таныш булып, еш кына бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланган. Көннәрдән беркөнне, кинәт туган низаг барышында, ханым үзен агрессив тота башлый. Нәтиҗәдә, ачуы кабарган ир-ат аңа берничә тапкыр пычак кадый.
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев