Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тарихта беренче тапкыр фронт эте көнен билгеләп үттеләр

Этләр Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары турында махсус тамаша күрсәтте.

Бүген Татарстан Милли музеенда республика тарихында беренче тапкыр фронт эте көне билгеләп үтелде. “Зубастик” күрсәтмә чыгышлар төркеме Бөек Ватан сугышында катнашкан Динә исемле эт турында сөйләде, махсус тамаша күрсәтте. Аларны иллеләп кеше карады.

“Бүгенге бәйрәм Бөек Ватан сугышы чоры өчен кабатланмас эш башкарган Динә исемле эт истәлегенә расланган. Динә - танк астына снаряд куеп, исән калган эт.  Гадәттә, этләр үлгән, ә Динә исә дошман бронетранспортын шартлаткан”, - диде Татарстан Милли музее гыйльми сәркатибе Маргарита Сафиуллина.

“Чараны өч ел дәвамында Мәскәү Поклонная тавында Җиңү музее оештыра. Былтыр фондыбызда сакланган, сугышта катнашкан этләр сурәтләнгән фоторәсемнәрне социаль челтәрләргә куйдык. Быел Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге ярдәме белән үз массакүләм чарабызны уздырабыз. Татарстанда мондый вакыйга беренче тапкыр үткәрелә”, - диде.

Бүген Милли музей ишегалдында “Зубастик” күрсәтмә чыгышлар төркеме этләрнең сугыш елларында кылган гамәлләрен реконструкцияләде. Этләр тамаша күрсәтте: сугыш кырыннан яралыларны чыгарды, дошманның бронетраспортына снаряд салды һ.б. Соңыннан тренировканың төп курсы буенча күрсәтмә чыгышлар булды.

“Кешеләр генә түгел, дүрт аяклылар да герой була ала. Этләр фашистларны җиңүгә зур өлеш керткән, солдатлар кебек үк, гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган. Сугыш елларында иң танылган эт – Джульбарс. Ул яраланган килеш Җиңү парадында катнашкан. Аны Кызыл мәйданнан Иосиф Сталинның шинеленә салып алып барганнар”, - диде Маргарита Сафиуллина.

“Без кинода да, рекламада да төшәбез, чөнки этләр моңа өйрәтелгән. Бүген безнең өч хәрби эт чыгыш ясый. Этләр дә, кешеләр кебек үк, төрле була. Хәзер теләсә нинди этне алырга була, сугыш елларында андый байлык булмаган”, - диде “Зубастик” күрсәтмә чыгышлар төркеме җитәкчесе Лилия Леонова.

Воронеж шәһәреннән Воропаевлар гаиләсе Казан карарга килгән, фронт эте көне турында алар Милли музейга экскурсиядә  белеп алган. “Бүгенге чарага реклама җитми, халык белми. Без дә очраклы рәвештә генә белдек. Тарихны сурәтләүче чараларны бушлай итсәләр дә була”, - диде гаиләсе белән билет сатып алып кергән Виктор.

  • Татарстан Республикасы Милли музее фондларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында этләрнең батырлыкларын чагылдырган фоторәсемнәр саклана. Бөек Ватан сугышы фронтларында 60 меңнән артык эт хезмәт иткән.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X