Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда татар концертларына альтернатива булырлык фильм төшерелде

“Әпипә” музыкаль комедиясенең премьерасы “Татарстан киносы көннәре” кысаларында тәкъдим ителә.

Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай татар эстрада концертларына альтернатива булырлык музыкаль кинокомедия премьерасына чакыра. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

“Әпипә” музыкаль комедиясенең премьерасы “Татарстан киносы көннәре” кысаларында тәкъдим ителә. Премьера 31 август көнне “Мир” кинотеатрында була. Фильмны аның режиссеры Илшат Рәхимбай тәкъдим итә. Фильмның идея авторы һәм продюсеры – Миләүшә Айтуганова.

Татарстанның беренче музыкаль кинокомедиясендә сүз “Әпипә” хатын-кызлар музыкаль ансамбле турында бара. Ансамбль республика районнары буйлап гастрольләргә чыга һәм төрле маҗараларга юлыга. Авторлар яңа баянчы белән костюмерша арасындагы мәхәббәт линиясен дә керткәннәр.

Фильмда эстрада артистлары Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина, Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Рөстәм Гайзатуллин һәм Зөлфия Вәлиева катнаша.

Авторлар фильмның фестивальләр өчен түгел, ә прокатка йөз тотып төшерелүен әйтәләр. Фильм Татарстан районнарында һәм татарлар яшәгән өлкәләрдә күрсәтелер дип уйланыла.

  • Татарстан киносы көннәре 23 августтан 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Фото: kazan-mfmk.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев