Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда терлек саны арткан һәм кимегән районнар

Республикада мал-туар үсеше 98 процентны тәшкил итә, диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

Татарстанда терлек саны арткан һәм кимегән районнар исемлеге билгеле. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

“2018 елның беренче кварталында узган елга караганда терлек саны кимегән һәм арткан районнар билгеле. Әйтик, Мөслим районында – 2719, Әгерҗедә – 1620, Чистайда – 1520, Ютазыда – 1393, Бөгелмәдә – 1189, Түбән Камада – 1081, Кама Тамагында – 981 баш терлек кимегән.
Шул ук шартларда мал-туар санын арттырган районнар да бар. Балтач районында – 1536, Яшел Үзәндә – 1214, Сабада – 663, Кукмарада – 537, Зәйдә – 576, Чүпрәледә 593 баш мал арткан”, – диде бүлек башлыгы.

Аның сүзләренчә, республикада узган елга караганда, мал-туар саны – 98 процентны тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта республика терлекчеләре өч ай вакыт эчендә ел башына карата 100 процентка чыгарга өлгергән.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев