Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела

Республикада урнашкан эсселек урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра.

Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган. Киңәшмә барышынд урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урманнарда гражданнарның булуын һәм транспорт чараларында үтеп керүне чикләү турында" 2018 елның 26 июнендәге 1594-р номерлы күрсәтмәсенең үтәлүен тәэмин итәргә кушкан. Министр урманчылык җитәкчеләренә урман территорияләрен махсус контрольгә алу йөкләмәсен тапшырган. "Татарстанда югары температура режимы урнашты. Бу урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра. Урманнарда булуны чикләү шартларында халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү тыела", диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: tatar-inform

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев