Саба таңнары

Татарстанда узган тәүлектә ковидның 46 очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 46 очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысын да хастаханәгә салганнар, дип хәбәр итә COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оперштаб.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 152 556 ковид очрагы ачыкланган.

Шушы арада гына республикада 108 кеше савыккан, бетен период эчендә авырудан барлыгы 148 829 кеше сәламәтләнгән дип исәпләнә.

Татарстанда коронавирустан тәүлек эчендә үлүчеләр саны теркәлмәү дәвам итә. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 1 995 үлем очрагы теркәлгән.

 

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: