Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарстанда вертолет һәлакәткә очраган

    5 июль көнне 15.00 сәгатьтә Бөгелмә - Казан рейсын башкаручы "Ак Барс Аэро" АКнең "Robinson" вертолеты ТР Яңа Чишмә районында һәлакәткә очраган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге факт буенча Россия ТК транспортта Идел буе тикшерү идарәсе органнары тикшерү башлаган. Башлангыч мәгълүмат буенча, һава судносының пилоты...

    5 июль көнне 15.00 сәгатьтә Бөгелмә - Казан рейсын башкаручы "Ак Барс Аэро" АКнең "Robinson" вертолеты ТР Яңа Чишмә районында һәлакәткә очраган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Әлеге факт буенча Россия ТК транспортта Идел буе тикшерү идарәсе органнары тикшерү башлаган.

    Башлангыч мәгълүмат буенча, һава судносының пилоты авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. Урынга тикшерү-оператив төркеме чыккан. Һәлакәтнең барлык шартлары ачыкланыла, нәтиҗәдә, процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Татар-Информ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: