Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче бер хатын-кызны тереләй "күмгәннәр"

Чистайда яшәүче хатын-кыз үзенең юл һәлакәтендә үлеме турында социаль челтәрдә укып телсез калган. "Минем үлемем турында репостны алып ташлагыз - мин исән! Үлергә җыенмыйм да!" - дип язган ул кайгылы хәбәр астына. Әлеге хәбәрне язучы телефонын сүндереп, социаль челтәрдәге "битен" бетергән. Бу хәбәрдән шок кичергән хатын-кыз полициягә гариза бирергә җыена,...

Чистайда яшәүче хатын-кыз үзенең юл һәлакәтендә үлеме турында социаль челтәрдә укып телсез калган.

"Минем үлемем турында репостны алып ташлагыз - мин исән! Үлергә җыенмыйм да!" - дип язган ул кайгылы хәбәр астына.

Әлеге хәбәрне язучы телефонын сүндереп, социаль челтәрдәге "битен" бетергән. Бу хәбәрдән шок кичергән хатын-кыз полициягә гариза бирергә җыена, дип яза «Чистопольские известия».

"Шәһри Казан" журналисты Линар ЗАКИРОВ Ирина белән элемтәгә керде.

Иртән аның телефоны шартлар дәрәҗәгә җиткән булган: коты алынган туганнары, дуслары, танышлары бертуктаусыз шалтыраткан.

Прокуратурага барып, минем турында ялган хәбәр тараткан кешенең кем икәнлеген ачыкладым. Ул кеше, үлемем турында язып, реакциямә карамакчы булган, җитмәсә, социаль челтәрдәге шәхси битемне дә "җимергән" икән, хәбәр янына фотомны да элгән. "Типичный Чистополь" төркемен бик күп кеше укый (кичә аңа 41 919 кеше язылган иде - авт.), шуңа да теге бәндә хәбәрне кая җибәрәсен озак уйлап тормаган. Мин аның белән элемтәгә кердем, ул үзе өстеннән шикаять язмавымны үтенде. Төркем җитәкчеләренә дә, үлемем турында репостны алып атарга куштым, юкса, эшне болай гына калдырмам, дидем. Алып аттылар. Бу вакыйганы куркыныч төш сыман тизрәк онытасым килә, - дип сөйләде безгә Ирина.

Шәһри Казан





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X