Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче ир-ат 9 яшьлек кызга бозык гамәлләр куллануда гаепләнә

2013 нче елның җәендә бер ир социаль челтәрләрнең берсендә Мәскәүдә яшәүче 9 яшьлек кыз белән таныша, аннары аның белән языша башлый. Озак вакыт ул кызчыкка порнографик эчтәлекле фотосурәтләр юллый, һәм бозык эш белән шөгыльләнү буенча тәкъдимнәр ясый. Кызның анасы Баулы ир-аты белән язышуны күргәч, ханым хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә....

2013 нче елның җәендә бер ир социаль челтәрләрнең берсендә Мәскәүдә яшәүче 9 яшьлек кыз белән таныша, аннары аның белән языша башлый. Озак вакыт ул кызчыкка порнографик эчтәлекле фотосурәтләр юллый, һәм бозык эш белән шөгыльләнү буенча тәкъдимнәр ясый. Кызның анасы Баулы ир-аты белән язышуны күргәч, ханым хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Җинаять кылуга катнашын ир-ат тулысынча таныган. Тикшерү үтенече буенча аңа карата сак астына ябу турындагы чикләү чарасы сайланган. Дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X