Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» конкурсы старт ала

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма».

Иртәгә, 15 февральдә, журналистлар өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән иҗади конкурс старт ала. Быелгы бәйгенең темасы — «Динем — Ислам, милләтем — татар». Исегезгә төшерәбез, материаллар 2020 елның 15 февраленнән 30 сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк — аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак:

— I урын — 50 000 сум,

— II урын — 40 000 сум,

— III урын — 30 000 сум.

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020 елның 30 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гариза үрнәге һәм Конкурс нигезләмәсе — сылтамада.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-59-39.​

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X