Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 460 мең данә йомырка сатып алган

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле вакыт аралыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәре мәйданчыкларының эшен карады.

2 атна нәтиҗәләре буенча 141,5 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе - 210,8 тонна яшелчә, шул исәптән 115,4 тонна бәрәңге, 36,5 тонна сөт, 89,6 тонна шикәр, 460 мең данә тавык йомыркасы, 181 тонна ит, шул исәптән 92,9 тонна сыер ите сатылган. Ярминкәләр үткәрү өчен 33 муниципаль район, 1 548 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләрне 2024 елның 28 апреленә кадәр үткәрү планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев