Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар Яңа елга тере чыршыны азрак сатып ала башлаган

Узган ел белән чагыштырганда ихтыяҗ 21%ка, ә 2018 ел белән караганда 33% ка кимегән.

Татарстанда Яңа елга якынча 10 мең чыршы үстерелгән һәм 30 тоннадан артык ылыслы ботаклар әзерләнгән. Бер ел элек бәйрәмгә 2 меңгә күбрәк агач үстергәннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

"Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, узган еллар белән чагыштырганда Яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршылар һәм башка ылыслы агачлар азрак сатылган: 2019 ел белән чагыштырганда 21% ка кимрәк, ә 2018 ел белән караганда - күрсәтелгән күләмнең 33%ына", - дип билгеләде әңгәмәдәш.

Ихтыяҗ кимү кешеләрнең ясалма чыршыларга күчүе белән бәйле, дип фаразладылар Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында. Узган ел бәйрәмгә 11 меңнән артык агач үстерелгән һәм 35 тоннадан артык ылыслы ботак әзерләнгән. Чыршы алу өчен, урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Агачны кисеп заказчыга тапшырачаклар.

Шәхси сатучының чыршы сатканда гамәлдәге законнар нигезендә төзелгән сату-алу шартнамәсенең күчермәсе һәм товар накладное булырга тиеш. Әгәр товар Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән китерелсә - карантин сертификатын сорарга кирәк.

Фото: архив ТИ

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев