Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларны милли үсеш максатлары турында сораштыру узарга чакыралар

Сораштыру социаль-икътисадый сәясәтнең халык арасында иң кирәкле юнәлешләрен билгеләүгә юнәлтелгән.

РФ Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк барлык теләүчеләрне "Милли үсеш максатларына ирешү юллары" темасына сораштыру узарга чакыра. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларга үзләре өчен нинди чаралар аеруча мөһим икәнлеген сайларга тәкъдим ителә. Тормыш эшчәнлегенең төп өлкәләре арасында мәгариф, фән һәм мәдәният, социаль өлкә, шәһәр мохите һәм экология, хезмәт һәм эшкуарлык өлкәсе, цифрлы технологияләр карала.

Аноним сораштыру сайтта уза. Сорауларга җавап бирү өчен, бары тик җенесен, яшен һәм шөгыльләренең төрен генә күрсәтергә кирәк.

Сораштыру социаль-икътисадый сәясәтнең халык арасында иң кирәкле юнәлешләрен билгеләүгә юнәлтелгән.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X