Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларның уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 8,6 процентка арткан

Республикада 2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 34 мең 194 сум тәшкил иткән.

2018 елда Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 8,6 процентка арткан. ТР Социаль-икътисади мониторинг һәм Татарстанстатның уртак йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта билгеле булды.

«2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда 8,6 процентка артып, 34 мең 194 сум тәшкил итте», - диелә утырыш материалларында.

Халыкның реаль хезмәт хакы, куллану бәяләре индексын, шулай ук товар һәм хезмәтләргә тарифларны исәпкә алып, 6,1 процентка арткан.

Кече эшкуарлык субъектларына карамаган оешмалардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2019 елның 1 гыйнварына хезмәт хакы буенча бурычның күләме 99 миллион сум тәшкил иткән.

 

Фото: архив/Егор Никитин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев