Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстаннан күп балалы гаилә Пермь краенда һәлакәткә очраган

Фаҗига бүген иртән Пермь – Березники автотрассасында Добрянка авылы тирәсендә булган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәгән күп балалы гаилә Пермь краенда Пермь – Березники автотрассасында һәлакәткә очраган. Һәлакәт урынында 28 яшьлек хатын-кыз, аның 6 һәм 8 яшьлек кызлары алынган тән җәрәхәтләреннән вафат булган. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза.

1.jpg

Фаҗига бүген иртән Пермь – Березники автотрассасының 59 нчы чакрымында Добрянка авылы тирәсендә булган. Анда Татарстан кешеләре утырган "Geely Emgrand" автомобиле һәм "УАЗ" машинасы бәрелешкән. Руль артында булган гаилә башлыгы һәм өченче кыз хастаханәгә озатылган. Сабыйның бавыры һәм сидек куыгы өзелгән. Аңа операция ясалган, кыз бала авыр хәлдә. “УАЗ”да барган ике кеше шулай ук җәрәхәтләр алган.

2.jpg

Фаҗигага тарыган гаилә Пермь краенда Березникида күп балалылар өчен федераль программа буенча җир кишәреге алырга планлаштырган.

3.jpg

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев