Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстаннан мөселманнар төнлә хаҗ сәфәренә юл алачак

Бүген төнлә, ягъни дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казан аэропортыннан 49 татарстанлы "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте. Хаҗилар сәгать төнге 7 сентябрьдә 10.00 дә аэропортта җыелалар, самолет очып...

Бүген төнлә, ягъни дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казан аэропортыннан 49 татарстанлы "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

Хаҗилар сәгать төнге 7 сентябрьдә 10.00 дә аэропортта җыелалар, самолет очып китү вакыты - 8 сентябрь дә 2 сәгать 40 минутта.

Хаҗилар Казаннан "Turkish airlines" авиакомпаниясе самолетында Истанбулга кадәр очалар. Аннары - Согуд Гарәбстаны Корольлеге шәһәре Җәддәгә (Мәккәгә якын аэропорт).

Мәккәдә хаҗилар барлык шартлар булдырылган кунакханәгә урнашачаклар. Биредә алар Кече хаҗ - Гомрәгә әзерләнә алалар. Гомрәдән тыш, хаҗилар изге урыннарга экскурсияләргә барачак. Аннары олы хаҗ гыйбадәтләре башлана.

Быел Татарстанна хаҗга соңгы төркем 17 сентябрьдә китәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев