Татарстанның 708 педагогы грант алачак
Яңалыклар

Татарстанның 708 педагогы грант алачак

Республикада грант алу өчен бәйгегә 1649 эш тапшырылган.

Татарстанда гомумбелем мәктәпләренең 708 педагогы профессиональ үсешкә ярдәм өчен грант алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бәйгедә “Өлкән укытучы” номинациясендә 200е уңышлы узды. “Укытучы-оста” юнәлеше буенча - 250, “Укытучы-остаз”да -150 һәм “Укытучы- эксперт”та 108 педагог җиңү яулады.

Республикада грант алу өчен бәйгегә 1649 эш, шул исәптән “Өлкән укытучы” номинациясендә - 396, “Укытучы-оста”да – 418, “Укытучы-остаз”да – 625, “Укытучы- эксперт”та 210 эш тапшырылган булган.

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев