Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның алты районы спорт залларын «Мәгариф» милли проекты буенча төзекләндерәчәкләр

Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында ремонт ясалачак.

«Һәр баланың уңышы» проекты буенча «Мәгариф» милли проекты быел Татарстанның алты районы мәктәпләренең спорт залларын реконструкцияләүгә 8,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, мәктәп спорт залларын Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында ремонтлаячаклар.

Борһанов өстәп әйткәнчә, 2019-2020 елларда «Һәр баланың уңышы» проекты буенча 12 авыл мәктәбендә спорт заллары ремонтланган. «Бу спорт белән шөгыльләнүче һәм төрле спорт секцияләре эшчәнлегенә җәлеп ителгән балалар санын арттырырга ярдәм итте», - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, әлеге проект буенча республикада "Кванториум" мобиль технопаркы булдырыла. Моңа якынча 17 млн сум җәлеп ителгән. Ул күчмә автомобиль станциясе базасында эшләячәк, балаларны укыту инженер юнәлеше программалары буенча үткәреләчәк. Моннан тыш, технопаркта педагогларны өстәмә әзерләү һәм укыту, шулай ук балалар проектларын дистанцион рәвештә алып бару планлаштырыла.

«Инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Менделеевск, Минзәлә районнары билгеләнде. Технопарк эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, 3 меңнән артык бала инженер фикерләвен үстерү чараларына җәлеп ителәчәк. Татарстанның меңнән артык баласы инновацион белем бирү программалары буенча белем алачак», - дип билгеләп үтте министр.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев