Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1,2 млрд сум күләмендә «сөт» субсидияләре алдылар

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.

Татарстанда Россия сөтенең 6%тан артыгы җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген республика авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны 1 млн баштан артып китә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эре мөгезле терлекләр тотучыларны савым сыерларын арттыру өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга өнди.

«Буа һәм Тәтеш районнарында, мәсәлән, акчаларны терлекләрне савыктыруга тоталар – лейкозлы сыерларны сәламәт таналарга алыштыралар. Районнарда лейкоз вирусы белән йогышланган терлекләр саны беренчесендә – 15%ка һәм икенчесендә 7%ка кимегән», – дип, хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев