Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның һәр районында терлекчелектә алдынгы технологияләрне кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Чара барышында Татарстанда сөт җитештерү мәсьәләләре дә күтәрелде.

«Тулаем республика буенча бу елның 4 аенда хәлләр яхшы. Барлыгы 458 мең тонна сөт савылган, узган елга карата 107%. Шул исәптән апрель аенда җитештерү күләмнәре 5 %ка арткан. Сыерларның сөт бирүчәнлеге да арта» әмма омтылырга урын бар әле", - диде Ленар Гарипов.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, сөт җитештерү буенча, гадәттәгечә, сөт районнары - терлекчелектә прогрессив технологияләр план буенча кертелә торган Балтач, Әтнә, Кукмара, Актаныш, Саба районнары динамик үсештә. 

Алдынгы тәҗрибәне алга таба тарату өчен Министрлык тарафыннан эшче төркем төзелде, аның составына һәр муниципаль район башлыгы тарафыннан расланган база хуҗалыклары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, нәсел һәм ветеринария идарәләре һәм аларның ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләре керде.

Агымдагы елның 15 июненә кадәр һәр район тарафыннан үзенең база хуҗалыгында цифрлы технологияләр кертү буенча Юл картасы төзеләчәк. 

Һәр база хуҗалыгында хайваннар белән эшләү программалары гамәлгә кертеләчәк. (Базарда төрле вариантлар бар – Дейрикомп, Афффарм, ДельПро, Дейриплан һәм башкалар. Һәр хуҗалык үзенә кирәкле программаны сайлап куя). Бер үк вакытта терлекләрне тукландыру программалары да гамәлгә кертеләчәк. (Мәсәлән, DTM, Dairy Feeder, TMR Tracker һ.б.лар. Алар билгеләнә бу азык тарату датчикларына һәм төягечләргә куела).

Тиешле җайланмалар белән бергә программа продуктларын сатып алу «Техник һәм технологик модернизацияләү» статьясы буенча 40 Х 60 схемасы буенча субсидияләнәчәк.

Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итүенчә, 2021 елдан хайваннарны идентификацияләү турында федераль закон нормалары үз көченә керә. Унификацияләнгән идентификация номерларын кертү база хуҗалыкларыннан башлана.

Моның өчен Нәсел идарәсе тарафыннан һәр хуҗалыкка унификацияләнгән номерлар биреләчәк. Хуҗалыклар лазер белән шул номерлар төшерелгән колак биркалары һәм электрон тамгалар сатып алачак. Барлык мөгезле эре терлекләрдә шундый тамгалар булачак. Алга таба һәр хайванның идентификация номеры һәм аның турындагы белешмәләр хайваннар белән эшләү программасында теркәләчәк. Терлек чалу пунктлары хайваннарны унификацияләнгән номерлар буенча гына кабул итәчәк һәм электрон базада хайванның бөтен тарихын күрәчәк, дип, күздә тотыла.

Шулай ук җитештерүдә һәр процессны үтәү – бу, мәс., азык әзерләү һәм тарату, бозаулату, орлыкландыру, технологик төркемнәр булдыру һәм башкалар – регламентлаштырылырга тиеш. Беркетмәләр белән эшләү өчен һәр хуҗалыкның җаваплы хезмәткәрләре билгеләнәчәк, алар беркетмәләрне эшләү һәм аларның үтәлешен контрольдә тотуны оештыру технологияләренә өйрәнү буенча укулар узачак.  

Хуҗалыкларда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен хезмәт хакын эш башыннан чыгып түләү системасы һәм матди кызыксындыру чаралары эшләнәчәк.

Барлыкка килә торган барлык мәсьәләләр буенча, программаны субсидияләүне һәм биркалар сатып алуны да кертеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгенең бердәм телефоны: 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) буенча консультация алырга мөмкин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X