Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына видеоконцерт куйды

Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы ветераннарны котлады һәм аларның сугышчан чыныгуы, хезмәт тәҗрибәсе яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә ярдәм итүен әйтте.

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре Җиңү көне уңаеннан ветераннарга видеоконцерт күрсәтте. Видеоязманы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тәкъдим итә.

«Без ветераннарыбыз белән горурланабыз. Аларның фронтларда һәм тылда алган хәрби чыныгуы һәм хезмәт тәҗрибәсе шәхси составны, яшьләрне тәрбияләү һәм укыту мәктәбен берләштерә торган көч булды», — диде Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Ул искә төшергәнчә, республика Дәүләт автоинспекциясенең 47 хезмәткәре Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, тагын 14 кеше тылда хезмәт иткән. Аларның һәркайсы турында истәлекләр Татарстан ЮХИДИ музеенда саклана.

ЮХИДИ коллективы Җиңү көненә махсус видеоконцерт төшергән. Анда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Катюша», «Эх, дороги», «День Победы» һ.б. легендар җырлар башкарды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев