Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның иң зур кабагы Теләчедә үскән [+фото]

23 сентябрьдә "Казан ярминкәсе"ндә "Яшел хуҗалык: көзге сезон" 17 нче махсуслашкан күргәзмә кысаларында беренче тапкыр кабак үстерүчеләр бәйгесе уздырылды. "Иң зур кабакны үстер" бәйгесе чын мәгънәсендә мавыктыргыч булды, дип хәбәр итә оештыручылар. Чөнки монда һәр теләгән кеше катнаша алган. Шуңа да җиңүченең исеме азакка - иң соңгы яшелчәне үлчәгәнгә кадәр...

23 сентябрьдә "Казан ярминкәсе"ндә "Яшел хуҗалык: көзге сезон" 17 нче махсуслашкан күргәзмә кысаларында беренче тапкыр кабак үстерүчеләр бәйгесе уздырылды.


"Иң зур кабакны үстер" бәйгесе чын мәгънәсендә мавыктыргыч булды, дип хәбәр итә оештыручылар. Чөнки монда һәр теләгән кеше катнаша алган. Шуңа да җиңүченең исеме азакка - иң соңгы яшелчәне үлчәгәнгә кадәр сер булып калган. Дөрес, беренче генә бәйге булгангамы, бизмәнгә менеп кунаклаган бакча нигъмәтләре алай ук күп булмаган - төп көрәш 11 кабак арасында барган. Аларның иң кечкенәсе 11 килограмм 850 грамм авырлыкта булса, карап торышка иң зурысы 41 килограмм 150 грамм булган.

Бәйгенең мавыктыргыч булуы хакында әйткән идек. Дөрестән дә шулай: әлеге бәйгедә үлчәме буенча әллә ни зур булмаган кабак җиңеп чыккан. Үлчәүгә салгач, оештыручыларның да исе-акылы киткән - 44 килограмм 750 грам! Әлеге кабакны Теләче бакчачысы Ильмир Зәйнетдинов үстергән.

Икенче урында - Владимир Фетюхин кабагы ("Аэропорт" бакчачылык ширкәте) - 41 килограмм 150 грамм. Өченчедә - Вера Андрющенко. Аның кабагы 30 килограмм 350 грамм авырлыкта булган.
Бәйгедән берәү дә бүләксез китмәгән. Оештыручылар киләсе елга да Татарстанның иң зур кабагын ачыкларга ышандыра.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев