Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татмедиа" бинасы мәйданчыгында “Казан укый, Татарстан укый” китап фестивале узачак

Бу чара "Казан" Гаилә үзәгенә илтә торган яңа аллея ачылышына багышлана.

12 июньдә “Татмедиа” бинасы мәйданчыгында “Казан укый, Татарстан укый” интерактив китап фестивале узачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Бу чара яңа аллея ачылышына багышлана. Ул аллея буенча җанатарлар, казанлылар һәм кунаклар “Казан” Гаилә үзәге янындагы FIFA Fan Fest 2018 Җанатарлар фестивале мәйданчыгына узачак.

Фестивальдә берничә интерактив мәйданчык эшләячәк. Анда язучы Гүзәл Яхинаның “Дети мои” китабы презентациясе узачак. Язучыдан автограф алу мөмкинлеге булачак.

Татар китап нәшрияты төрле жанрдагы 150 яңа китап ассортиментын тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә танылган шагыйрьләр Ленар Шәех һәм Рифат Сәлахның китаплары тәкъдим ителәчәк, ә Газинур Морат татар телендә үз шигырьләрен укыячак. Фестивальгә килүчеләр җанлы музыка ишетә һәм танылган артистлар җырларын тыңлый алачак.

“Республика Татарстан”, “Ватаным Татарстан”, “Казанские ведомости” һәм “Шәһри Казан” газеталары, “Татарстан”, “Идел”, “Ялкын” һәм башка журналлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Биредә республиканың популяр басмаларына яртыеллыкка язылу мөмкинлеге дә булачак.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев