Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа» уйнаткан бүләкләр отучылар арасында райондашыбыз да бар

Газета-журналларга язылучылар арасында барлыгы 17 бүләк уйнаттылар

  «Татмедиа»да 2024 елның беренче алты аена холдинг басмаларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. «Язылган өчен шифаханәгә юллама, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә 452 кеше катнашты, алар арасында Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән дә газета-журналларга язылучылар бар иде. Төп бүләккә Балтач районы кешесе лаек булды.

Барлыгы 17 бүләк - «Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юллама, бер телевизор һәм бер вертикаль тузан суыргыч, икешәр электр иттарткычы, ипи пешерү җайланмасы, термопот һәм шөреп боргыч, шулай ук өч үтүк һәм өч тонометр – уйнатылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.

Бүләк уйнатуда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең ике яки аннан күбрәк басмасына язылган һәркем катнаша алды. Сүз уңаеннан, Татарстанның Саба районыннан Әнис Ганиятов рекордсмен-язылучы булган. Ул барлыгы 14 басмага язылган, алар арасында «Татмедиа» АҖ газета-журналлары да, шәхси басмалар да бар. Ә Чистайдан 96 яшьлек Мария Иванова акциядә катнашкан иң өлкән кеше булган.

Бүләк уйнатуның барышын составына «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина һәм «Шәһри Казан» газетасының сату буенча менеджеры Фәрит Нурмөхәммәтов кергән комиссия күзәтте.

Нәтиҗәдә, Казаннан Ләйлә Бәхтиярова, Әтнә районыннан Эдуард Шакиров һәм Биектау районыннан Рәшидә Яруллина тонометр отты.

Казаннан Ләззәт Хәйдәров, Саба районыннан Әлфия Ишморатова һәм Лаеш районыннан Флера Гыйниятуллинага үтүк тапшырылачак. Чаллыдан Фидания Гарипова һәм Нурлат районыннан Валентина Гаврилова термопот ияләре булды.

Аксубай районыннан Нина Посредникова һәм Түбән Кама районыннан Гүзәл Хәйруллина ипи пешерү җайланмасы отты. Әлки районыннан Виктор Толстов һәм Балтач районыннан Венера Хөсәеновага электр шөреп боргыч тапшырылачак. Түбән Кама районыннан Нәсимә Дәүләтшина һәм Чүпрәле районыннан Равилә Мөхәммәтҗановага электр иттарткычы чыкты.

Теләче районыннан Петр Макаров вертикаль тузан суыргыч отты. LED-телевизорны Минзәлә районыннан Г.Хамматовага тапшырачаклар.

Төп бүләк - «Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юлламаны Балтач районыннан Айдар Зәкиев отты.

Бүләк уйнатуда җиңүчеләргә бүләкләр 13 февральдә «Татмедиа» бинасында (Декабристлар урамы, 2) тапшырылачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatmedia-gazeta-zurnallaryna-yazylucylar-arasynda-17-bulak-uinattylar-5882918

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев