Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татмит Агро” җәмгыятендә 1,6 миллион күләмдә акча урланган

Җаваплылыгы чикләнгән "Татмит Агро" җәмгыятенең катнаш азык цехында бухгалтерия документларының дөреслеген тикшергән вакытта 1,686272 миллион сумлык җитмәүчелек факты ачыклана. "Әлеге аеруча зур күләмдә урлау факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге җинаять эше кузгатты. Тикшерүләр барышында җинаять ачылды һәм материаллар судка җибәрү өчен район прокуратурасына тапшырылды. Судта прокуратура...

Җаваплылыгы чикләнгән "Татмит Агро" җәмгыятенең катнаш азык цехында бухгалтерия документларының дөреслеген тикшергән вакытта 1,686272 миллион сумлык җитмәүчелек факты ачыклана. "Әлеге аеруча зур күләмдә урлау факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге җинаять эше кузгатты. Тикшерүләр барышында җинаять ачылды һәм материаллар судка җибәрү өчен район прокуратурасына тапшырылды. Судта прокуратура дәүләт гаепләүчесе булып катнашты һәм җитмәүчелек факты буенча ачыкланган тиешле сумманы түләгән Л.Шәмсевәлиев ике ел сынау шарты белән 2 ел да 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде",- дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев