Мондый производство булдыру ихтыяҗы Европа базарында мотор ягулыгының сыйфатына карата экологик таләпләрнең катгыйлануы белән аңлатыла.
«Татнефть» акционерлык җәмгыяте 2020 елда ашлыктан ягулык ясау заводы төзергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Мондый производство булдыру ихтыяҗы Европа базарында мотор ягулыгының сыйфатына карата экологик таләпләрнең катгыйлануы белән аңлатыла.
1 миллион тонна ашлыктан биоэтанол эшләп чыгаруга карата «ТАИФ» компанияләр төркеме кызыксыну белдерә.
Икенче дәрәҗәдәге продуктлар азык-төлек сәнәгатендә (протеин) һәм терлекчелектә (көрпә) кулланылырга мөмкин.
- Татарстанда уртача алганда елына 4-5 миллион тонна ашлык үстерелә, шуның 300 мең тоннасы азык-төлеккә китә, калганы нигездә терлек азыгы сыйфатында файдаланыла. Тирәнтен эшкәртү өчен бер миллион тонна ашлык кулланырга мөмкин.
Фото: Салават Камалетдинов


Нет комментариев